4 нче июль көнне Сарман районы Чукмарлы авылында Сабантуй һәм авылга нигез салынуга 20...
4 нче июль көнне Сарман районы Чукмарлы авылында Сабантуй һәм авылга нигез салынуга 200 ел тулуга багышланган зур бәйрәм булып узды. Бәйрәм авылның хәзрәтенең хәер- фатихасы, догасы белән башланып китте. Сарман муниципаль район Башкарма комитеты аппарат җитәкчесе Исмәгыйлова Юлия Равил кызы Чукмарлыларга үзенең ихлас котлауларын җиткерде, алдынгыларга бүләкләр тапшырды.Бәйрәм күңелле уеннар, җыр- биюләр белән үрелеп барды. Чукмарлы халкы талантлы авылдашларыбызның матур чыгышларын карап хозурланып,алар белән горурланып утырдылар. Балалар өчен уен мәйданчыклары,тәмле коймак, бал белән кайнар чәй авылдашларның күңеленә бигрәк тә хуш килде.