Нөркәем" ансамбле дипломга лаек булды
Нөркәем" ансамбле дипломга лаек булды Зур Нөркәй авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Нөркәем" вокаль-инструменталь ансамбле кичә Арча районының Ташкичү авылында үткәрелгән "Сөлгеле капка" фестивалендә катнашты. — Ансамбльләр Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә бар иде, — ди Зур Нөркәй авылы мәдәният йорты директоры Илһамия Кутусова. Райондашларыбыз анда уңышлы чыгыш ясап, диплом белән кайттылар.