🌊 «Чишмә башында: макраме һәм өчпочмак»
🌊 «Чишмә башында: макраме һәм өчпочмак» «Татарстанда җәй» акциясе кысаларында июльнең матур бер көнендә Зур Нөркәй авылы халкы һәм кунаклары тарихи «Сабит» чишмәсе янында җыелды. Бу көн авыл өчен гади генә бәйрәм түгел, ә туган җиргә, табигатькә, ата-бабалар мирасына булган мәхәббәтнең чагылышы булды. Әлеге чараны Зур Нөркәй авылы мәдәният йорты директоры Кутусова Илһамия оештырды. Аның тырышлыгы белән бәйрәм чын мәгънәсендә онытылмаслык булды. Матур сүзләре, ихлас теләкләр белән бәйрәмне Шарафутдинова Әлфия ачып җибәрде. Аннары Ситдикова Әминә барысын да «Сабит» чишмәсе янына чакырды. — Балалар, — диде Әминә, — бу чишмә безгә борынгы бабайларыбыздан калган мирас. Аның суы — тере су. Ул безне саклый, без дә аны сакларга тиешбез. Чишмә янында балалар бергәләп Әминә апаларының сүзләрен кабатладылар: — Әй көмеш су серле су, Изге һәм пакъ иткән су Йолдыз серен белгән су, Дөньяны бар иткэн су. Галәмнәрнең бир көчен, Акылыма сал зиһен, Тәнем сихәт, күңелем шат, Җаным сизгер, булсын ак! Аннары һәр бала чишмәгә матур сүзләр әйтте: «Рәхмәт!», «Син бик татлы!», «Без сине яратабыз!», «Мәңге агып тор!». Бу мизгелләр бәйрәмнең иң тәэсирле өлеше булды. Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар төрле осталык дәресләрендә катнашты. Хузина Гүзәл һәм Шарафутдинова Әлфия балаларга өчпочмак пешерергә өйрәтте. — Өчпочмакның өч почмагы — өч байлык: беренче почмак- икмәк (хуҗалык, мал туар, ашлык), икенче почмагы- бала ( гаилә, нәсел, балалар), һәм өченче почмагы- туфрак (туган як, җир, Ватан)— дип аңлатты алар. — Һәр почмакны нык итеп ябыгыз, байлык качмасын! Балалар камыр җәйделәр, эчлек салдылар, өчпочмаклар ясадылар. Кемнеңдер беренче өчпочмагы бераз кыек килеп чыкты, ләкин барысы да бик тырышты. Ясалган өчпочмакларны Салихова Ләйсән учакта табада пешереп тә барды. Гимранова Зөлфия балаларга макраме серләрен ачты. Төеннәр бәйләү — борынгы сәнгать. Һәр төен — бер теләк. Төрле ысуллар кулланып, балалар төрле төстәге җепләрдән беләзекләр бәйләделәр. Аларга әбиләр, әниләр дә кушылды. Ситдикова Әминә исә хуш исле үләннәрдән панно һәм курчаклар ясарга өйрәтте. Мәтрүшкә, чабрец, әрем, гөлбадран, меңьяфрак чәчәге — болар барысы да шифалы үләннәр. Балалар алардан матур композицияләр ясадылар. Ә бу вакытта малайлар, кызлар учак яктылар, самавыр кайнаттылар. Хакимова Гөлназ учак янында эшләде. Аның пешергән коймакларының исе бөтен тирә-юньгә таралды. Өчпочмаклар пешеп чыккач, барысы да зур өстәл янына утырды. Һәр кунак үзе белән бүләк алып килгән иде: кемдер карлыган кайнатмасы, , кемдер сөт, кемдер пирог. Шарафутдинова Әлфия зур бәлеш белән сыйлады. — Бәлешнең эче тулы, күңелебез дә тулы булсын, — диде ул көлеп. Чишмәне гөрләтеп , гармунчыбыз Гәрәйханова Фирданиягә кушылып, «Зөбәрҗәт» халык фольклор төркеме җырлады. Аларның тавышлары чишмә тавышы белән кушылып, матур моң тудырды. Ашап-эчкәч, бәйрәм дәвам итте. Җырлар, биюләр, уеннар башланды. «Йөзек салыш», «Алырмын кош, бирмәмен кош», «Миләүшә», һ. б. уеннарда барысы да теләп катнашты: балалар да, өлкәннәр дә бергә уйнады, көлде, шатланды. Соңыннан Кутусова Илһамия һәркемгә рәхмәт белдерде: — Сабит чишмәсе — безнең горурлыгыбыз. Әлеге бәйрәмне оештыручыларга, чишмәбезне төзекләндереп, чистартып, буяп торучыларга, чәчәк, агач утыртучыларга, һәм бәйрәмгә килгән һәммәгезгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Чишмә безне берләштерә. Киләсе елда да шулай матур очрашулар насыйп итсен! Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Кояш баеганда, барысы да чишмә янында фотосурәткә төште. Һәркемнең йөзендә елмаю, күңелендә җылылык иде. — Бу көн минем өчен бик мөһим, — диде бер бала. — Мин чишмәне һәрвакыт саклармын. Чыннан да, «Сабит» чишмәсе Зур Нөркәй авылының йөрәге. Ул агып торган саен, авыл да яшәр, халык да бердәм булыр.