15 нче август көнне Балык Бистәсендә «Иске Казан түгәрәк уены» фольклор конкурсы узды! 🎶✨
15 нче август көнне Балык Бистәсендә «Иске Казан түгәрәк уены» фольклор конкурсы узды! 🎶✨ Бу зур мәдәният бәйрәмендә безнең «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективы да катнашты! 🌟 Коллективыбыз «Су буенда» этнографик күренешендә татар халык уеннарын, җыр- такмакларын югары дәрәҗәдә тәкъдим итеп, жюри тарафыннан 3 нче урынга лаек булды! 🥉👏👏👏 Бу — коллективыбызның тырыш хезмәте, иҗади эзләнүләре һәм халык мәдәниятен саклауга багышланган фидакарьлегенең нәтиҗәсе! Зөбәрҗәтлеләр татар фольклорын яратып, яшәтеп, яңа буынга тапшырып бара. 💚 Конкурс көнне Балык Бистәсе мәйданында халык җырлары яңгырады, уеннар уйналды, борынгы йолалар яшәде. Атмосфера искиткеч иде! 🔥🎵 Коллективыбызга рәхмәт! Сез — безнең горурлыгыбыз! Алга таба да иҗади уңышлар, яңа җиңүләр телибез! 🙌💐
Канал в каталоге Максиметера
113 подписчиков · Госорганы и учреждения