Перейти к содержимому
Максиметер

🍂Сарман район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган «Көзләрдә дә язлар кабатла...

🍂Сарман район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган «Көзләрдә дә язлар кабатлана» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. 🍁 ☕Концерт программасы башланганчы кунакларны җылы чәй өстәле көтте — аралашу, үткәннәрне искә алу һәм бергә булу өчен менә дигән мөмкинлек булды. 💫Сәхнәдә мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады: яраткан җырлар, дулкынландыргыч шигырьләр һәм күңелле миниатюралар яңгырады. Кунаклар рәхәтләнеп җырларга кушылды һәм кул чапты — атмосфера гаилә кебек җылы һәм ихлас булды. 💛 Кадерле ветераннарыбызга һәм мәдәни тормышта актив катнашучыларга рәхмәт белдерәбез: нәкъ менә сезнең ярдәм белән мондый очрашулар чын мәгънәгә ия була!

70 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

113 подписчиков · Лайфстайл

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.