💥 БӘЙРӘМГӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ! — 12 июня 2026 г. в 16:03:26.506
💥 БӘЙРӘМГӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Хөрмәтле авылдашлар, якташлар, милләттәшләр! 20 нче июнь көнне сабантуй мәйданы ЧЫРШЫ АВЫЛЫ ҖЫЕНЫНА сезне кунакка дәшеп кала. Бәйрәмне татар эстрадасының танылган алып баручысы Нәргиз Камалов алып барачак, гармун моңнарын оста гармунчы Радик Газизов бүләк итәчәк, бәйрәмнең махсус кунаклары Татарстанның Халык артисты Рәсим Низамов һәм Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова, җырчы Ландыш Хөсәенова матур җырларын бүләк итәчәк. Милли уеннар, күңелле ярышлар, бүләкләр, сату рәтләре, күтәренке кәеф сезне көтә. 🥳 Рәхим итегез! Башлана 13:00 сәгатьтә!!!

