💞 «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» уңаеннан Айбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре күпь... — 8 июля 2026 г. в 12:30:58.749
💞 «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» уңаеннан Айбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре күпьеллык тигез тормыш үрнәге булган гаиләләрне хөрмәтләү чарасы үткәрде. 45, 40 һәм 35 ел... Бу саннар артында никадәр сабырлык, ихтирам һәм бер-береңә карата җылы хисләр ятуын күз алдына китерүе дә кыен. Аларның һәрберсе — үзе бер тарих. Аларның күзләрендәге нур, бер-берсенә булган ягымлы карашлары — барысы да яшьләргә менә дигән өлге. 🙏 Без аларга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәүләрен телибез.

