⛰️🍃 «Сәнгатьле уку мәктәбе» бүген Атау — тауда. — 10 июля 2026 г. в 06:47:04.229
⛰️🍃 «Сәнгатьле уку мәктәбе» бүген Атау — тауда. Чыршы авылының горур тавының иң биек урынында, чәчәкле келәменә утырып, баллы — бәллүр һавасын сулап бүгенге көнне, авыл тарихын һәм авылыбызда яшәүче Татарстанның халык язучы, Г. Тукай премиясе лауреаты — Рабит Батулла иҗатын өйрәнүгә багышладык. Тау башында җиләк ашап, чәчәк җыеп, рәхәтләнеп, кычкырып, сәнгатьле итеп китап укучыларны күрсәгез, ул без булырбыз 😉 #Культуравгора #РоднойБиектау #летовтатарстане #айдагулять

