👢🌼 «ИХ, АРЧА ЧИТЕКЛӘРЕ! — 22 августа 2026 г. в 16:17:10.589
👢🌼 «ИХ, АРЧА ЧИТЕКЛӘРЕ! ЧИГҮЛЕ, ИСКИТМӘЛЕ» Арча шәһәрендә Республикан күләм «Арча читекләре» этно-фестивале шаулап - гөрләп узып китте. Шундый оешкан төстә барды, фотозоналар, сәүдә нокталары да бик күп иде. Билгеле инде, безнең район да читтә калмады, 2 мәдәният йорты - Биектау һәм Ташлы Кавал авылы коллективлары бу фестивальдә катнашты. Арча читеген тасвирлаган кулдан эшләнмәләр күргәзмәсе дә бар иде. Ташлы Кавал мәдәният йорты директоры Шаяхметова Гөлгенәнең дә кул эшләре күргәзмәдән урын алды.Чыгыш ясау да чират белән матур гына барды. 💐 Ташлы Кавалда әле күптән түгел генә оешкан «Ядкәрь» төркеме татар халык җырын башкарды һәм диплом иясе булды. Бик матур сувенир һәм Арча чәкчәге белән бүләкләделәр.

