🎶🪗 «Эх, гармуннар уйный белсәм,
🎶🪗 «Эх, гармуннар уйный белсәм, Моңлы көй сузар идем...» Ташлы Кавал мәдәният йортында «Уйнагыз, гармуннар!» дигән бик матур музыкаль чара узды. Үз авылыбыздан, күрше авыллардан, хәтта Казан шәһәреннән дә кайткан гармунчылар катнашты. Ә җырчылар Галия апай, Гөлира, Рөстәмнәр Ташлы Кавал мәдәният йортының даими үзешчәннәре. Киләчәктә дә гармун тавышлары тынмаса иде, авылларыбыз шулай гөрләп яшәсен иде дигән теләктә калабыз. Һәркемгә уңышлар телибез! #Уйнагызгармуннар #Культуравгора #РоднойБиектау