Хөрмәтле һәм кадерле дусларыбыз!
Хөрмәтле һәм кадерле дусларыбыз! ☺ Сезне көзнең иң якты, иң тәмле һәм күңелле бәйрәме — «Кабак бәйрәме»нә чакырабыз! Бу көнне без сезнең белән бергәләп көз хәзинәләрен барларбыз, кабактан ясалган тәмле сыйлардан авыз итәрбез, яшьлек елларын искә алып җырлап-биеп алырбыз. Сезне җылы атмосфера, кызыклы уеннар һәм эчкерсез аралашу көтә. 📅 Бәйрәм үткәрелү вакыты: 23 октябрь 15:00 сәгатьтә 📍 Үткәрү урыны: Чыршы мәдәният йортында Үзегез белән яхшы кәеф алып килсәгез, бик шат булырбыз! Сезне көтеп калабыз! [ Чыршы мәдәният йорты]