Отдел образования Исполнительного комитета Дрожжановского муниципального района
Образование · 30 апреля 2026 г.
29 апрель көнне Буа шәһәре "Кояшкай" балалар бакчасында Буа районы, Яңа Тинчәле авылын... — 30 апреля 2026 г. в 06:28:56.470
29 апрель көнне Буа шәһәре "Кояшкай" балалар бакчасында Буа районы, Яңа Тинчәле авылында туып үскән, хәзер Казанда яшәп иҗат итүче балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова белән "Шигырьле чәй" дип аталган конкурс булып үтте. Аның шигырьләрен Буа, Тәтеш, Апас, Кайбыч, Чүпрәле районнарыннан килгән балалар сөйләде. Һәрбер бала чын шагыйрәдән грамота һәм китап белән бүләкләнде. Бәйге бик күңелле үтте.

