Перейти к содержимому
Максиметер

🗒 Бүген безнең балалар кәгазь турындагы белемнәрен баеттылар. Кәгазь-ул иң кулай һәм у...

🗒 Бүген безнең балалар кәгазь турындагы белемнәрен баеттылар. Кәгазь-ул иң кулай һәм универсаль материалларның берсе, ул рәсем ясауда да, аппликациядә дә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тарафыннан экспериментлар үткәрүдә дә кулланыла. Балалар кәгазьнең төрле сыйфатлары һәм үзлекләре (йомшак, каты, нечкә, тыгыз) турында белделәр. Өзелергә, йомарланырга, чыланырга, тавыш чыгарырга һ.б. мөмкиннәр). Балалар "кәгазьне ерту", "кәгазьне йомарлау" күнегүләрендә катнаштылар, алар вак моториканы үстерүгә, кулларның координацияле үзара бәйләнешен үстерүгә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның психомускуллар киеренкелеген киметүгә ярдәм итә. Иҗади сәләтләрен һәм мөстәкыйльлеген үстерү максатыннан, балалар үз куллары белән иң гади эшләнмәне - кәгазь җилпәзәне ясап карадылар. 🔖🪭🪄

281 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

313 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.