Кадерле балалар, укучылар! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! — 1 сентября 2026 г. в 04:17:50.977
Кадерле балалар, укучылар! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән ихлас күңелдән котлыйм.🔔📚🎀 👫 Балалар! Сезне кызыклы фәннәр дөньясында бик күп гаҗәеп һәм мөһим ачышлар көтә, алар белән сезне беренче укытучыларыгыз таныштырачак. Бу мөмкинлекләрне ычкындырмаска тырышыгыз, һәрвакыт кызыксынучан булыгыз, кыенлыклардан курыкмагыз, бер-берегезгә ярдәм итегез. Кадерле коллегалар, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезнең эшкә бирелгәнлегегез һәм тәҗрибәгезгә тиңнәр юк. Сез укучыларының үзаңын формалаштыруда һәм аларның уңышка ирешүләрендә мөһим роль уйныйсыз. Сезнең бетмәс-төкәнмәс тырышлыгыгызны һәм үз эшегезгә нык бирелгәнлегегезне югары бәялибез. Балаларны укыту - җиңел эш түгел, әмма балаларны йөрәге белән яратучы укытучы өчен - бу иң яхшы эш! Сезнең барлык ниятләрегез һәм планнарыгыз тормышка ашсын, яңа уку елы файдалы һәм уңышлы булсын!🎀📚 🔔Беренче сентябрь - балалар һәм укытучылар өчен генә түгел, ә әти-әниләр өчен дә мөһим көн. Белем бирү- ул уртак эш. Без сезнең белән бергә баланың шәхси үсешенә, фәннәрне яратуына һәм уңышлы белем бирүгә ярдәм итәчәк яхшы, уңайлы мохит тудыра алабыз. Кадерле әти-әниләр, бу көн куелган максатларга һәм уртак уңышка ирешүгә илһам бирсен. Яңа уку елы барыгызга да яхшы хис-кичерешләр, зур уңышлар, күтәренке кәеф һәм шатлык алып килсен.🙏 Хәерле сәгатьтә! 🧡❤️💚 Кайбыч мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин

