Вербовщиклар яшүсмерләрне һәм яшьләрне мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша "гади йо... — 25 июня 2026 г. в 07:23:01.030
Вербовщиклар яшүсмерләрне һәм яшьләрне мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша "гади йомышлар" үтәргә вәгъдә итеп, хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итәргә тырыша. 🛑 Соңгы мисал – Мәскәүдә ике балигъ булмаган затны кулга алдылар, алар, кураторлар күрсәтмәсе буенча, фәнни-җитештерү предприятиесе хезмәткәренең автомобиленә шартлаткыч җайланма урнаштырганнар. Авыр нәтиҗәләрне оператив хезмәтләрнең вакытында эш итүләре аркасында булдырмый калдылар. 🛑 Май аенда Татарстанда Куйбышев тимер юлында трансформатор шкафын яндырганнан соң, ике яшүсмер кулга алынды. Моның өчен аларга 20 мең сум вәгъдә иткәннәр. Яшүсмерләргә карата теракт турында җинаять эше кузгатылды. ❗Мондый гамәлләр өчен җитди җинаять җаваплылыгы каралганын онытмаска кирәк. О том, как распознать признаки вовлечения ребенка в преступную деятельность и что делать родителям, – в наших карточках

