🇷🇺 Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Думасы депутатларын с... — 17 сентября 2026 г. в 07:53:57.429
🇷🇺 Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау алдыннан республика халкына мөрәҗәгать итте. Сайлаулар 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр узачак. «Һәрберегез ил һәм республика казанышларына үз өлешен кертә. Безнең уртак киләчәгебез нәкъ менә сездән тора», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов үзенең мөрәҗәгатендә. Республика Рәисенең мөрәҗәгатеннән башка мөһим тезислар — карточкаларда. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшләячәк. Барлык гражданнарны килеп, илебез киләчәге өчен үз тавышын бирергә чакырабыз! 🗳️

