🎶 Федор Шаляпинның балачагы Питрәч районы белән бәйле булган!
🎶 Федор Шаляпинның балачагы Питрәч районы белән бәйле булган! Бөек опера җырчысы 1876–1877 елларда, өч-дүрт яшьлек чагында, Кощак авылында яшәгән. Шаляпиннар гаиләсе биредә мулрак тормышка ирешкән, ә авылның табигате, кошлар сайравы булачак җырчының хәтерендә җылы истәлекләр калдырган. Кощакның Шаляпин тормышында эз калдыруы турында күпләр белми. Бөек җырчының тормышындагы әлеге кызыклы сәхифә белән безнең видеотарих аша танышыгыз! #ПестрецыИнформ #ПитрәчРайоны #ФедорШаляпин #СинеңЭзләреңнеСаклаган