Балтач әләме — Эльбруста! 🏔️
Балтач әләме — Эльбруста! 🏔️ Райондашларыбызның кыюлыгы белән чиксез горурланабыз! Балтач кызы, Динә Рашит кызы Ильясова, Кавказның иң югары ноктасын — мәңгелек карлар иле Эльбрус тавын яулады! Ул тауга безнең район байрагын алып менде. Бу — бары тик көчле рухлы, максатчан һәм үз хыялларына тугры калган кешеләрнең генә кулыннан килә торган гамәл. Динәгә ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа үрләр һәм исән-имин йөрүен телибез! Афәрин! 👏🏻❤️🇷🇺