Арча башыннан Яңа Кенәр ягына таба атлар чаба
Арча башыннан Яңа Кенәр ягына таба атлар чаба "15-20ләп булыр. Алларыннан зур айгыр чаба. Арткы ягында кара табы да бар. Буяумы, әллә үзе шундыймы? Араларында кызыл атлар да күренә», – дип хәбәр итте безгә укучыбыз. Атларның кайдан килүе һәм кемнеке булуы әлегә билгесез. Фото ясалма интеллект ярдәмендә эшләнде, укучы җибәргән чын фото түгел. Машина йөртүчеләрне сак булырга чакырабыз!