Перейти к содержимому
Максиметер

Көзләрнең дә матур чагы була

Көзләрнең дә матур чагы була Көзләрнең дә матур чагы була, Зәңгәр күктә болыт йөзгәндә. Төрле төскә кергән агачлардан Җитез җилләр яфрак өзгәндә. Көзләрнең дә матур чагы була, Тезелешеп кошлар очканда, Туган якны, матур тәбигатьне Канатлары белән кочканда. Көзләрнең дә матур чагы була, Сагынсак та кошлар тавышын. Тынып калган көзге үзәннәрдә Ишетелә сулар агышы. Көзләрнең дә матур чагы була, Тик күрергә кирәк аларны. Һәр көзге көн бары мизгел генә. Кышлар алып килер карларны. Гөлфия Гыйззәтова

5 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

568 подписчиков · Еда и рецепты

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Еда и рецепты»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.