🎊🎈👏Ак юл сезгә, чыгарылыш укучылары! — 27 июня 2026 г. в 17:27:45.023
🎊🎈👏Ак юл сезгә, чыгарылыш укучылары! Бүген Актанышта районкүләм чыгарылыш бәйрәме зур тантана белән узды. Быел район мәктәпләрен 95 чыгарылыш укучысы тәмамлады. Алар өчен соңгы кыңгырау чыңлап, мәктәп елларының соңгы битләре ябылды. Югары нәтиҗәләр - олы горурлык 2026 елгы чыгарылыш укучыларының белем нәтиҗәләре аеруча сөендерә. Быелгы күрсәткечләр район мәгариф системасының югары дәрәҗәдә булуын тагын бер тапкыр исбатлады: 3 укучы – Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) 100 балл җыйды; 2 укучы – 99 баллга лаек булды; 18 укучы – 90нан югары нәтиҗә күрсәтте; 35 чыгарылыш укучысы – Россия Федерациясенең “Укудагы аерым казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде. Зур казаныш: Районның аеруча сәләтле 20 укучысы Мәскәү шәһәрендә, Кремль сараенда узучы Бөтенроссия чыгарылыш балында катнашу бәхетенә иреште! Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/preview/ak-iul-sezga-cygarylys-ukucylary

