🌄Биектауның биек таулары юк, — 11 августа 2026 г. в 17:12:00.225
🌄Биектауның биек таулары юк, Биектауда биек үрләр бар. Биектауның данын биекләргә Алып менгән бөек ирләр бар. Ул — бишеге татар моңнарының. Анда туган Солтан Габәши. Шушы якның караңгы бер авылы Биргән җиргә Салих Сәйдәшне. Халкым минем кара заманнардан Каралыплар беткән бер чорда, Агартырга теләп халык аңын Максудилар туган Ташсуда. Халкымның шул күңеле пакь булса да. Кара заманнары бар иде Агартырга теләп халык аңын Безнең яктан чыккан Баруди. Туган якны сагынып, якташларны Уйлап йөргән чакта кайвакыт, Искә килеп төшә иҗатында Күк капусын ачкан Хәй Вахит Ахры, монда мәңге бетмәс моңнар. Кайтара шул моңнар чакырып. Әлдермешнең Әлмәндәре кебек Аксакалы — Әнвәр Бакиров. Бармагымны бөгә-бөгә саныйм Бөекләрен туган ягымның. Шушы якта тамырларын җәйгән Шәҗәрәсе Рөстәм Яхиннын. Горурланып атыйм исемнәрен! Гөнаһ түгел алу макташып. Кем генә соң горурланмас иде Сәйдәшевның булса якташы?! Безнең якны Казан арты, диләр, Даны олы безнең якларның. Еракларда йөри аның даны, Даны булып йөри татарның! 📝 РАФИС КОРБАН — поэт, драматург, заслуженный деятель РТ.

