Безнең гаилә - ишле гаилә. Әби- бабай, әти-әни һәм без өч кыз бергә яшибез. Минем әбием...
Безнең гаилә - ишле гаилә. Әби- бабай, әти-әни һәм без өч кыз бергә яшибез. Минем әбием дә, бабаем да укытучылар. Укытучы булу иң хөрмәтле һәм җаваплы һөнәрләнең берсе. Безнең әби белән бабай үз гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган. Күп еллар мәктәпләрдә балаларга белем биреп, хәзер лаеклы ялда. Безгә оныкларга да аларның ярдәме тия. Безгә әйткән акыллы сүзләре, киңәшләре гел күңелдә тора, онытылмый. Әби- бабайларыбыздан кешелеклелек, сабырлык үрнәкләрен күрәбез. Без аларны хөрмәт итәбез, яратабыз. Барлык укытучы әби-бабаларыбызга сау-сәламәт, озын тигез гомер һәм балаларының, оныкларның игътибарында, хөрмәтендә яраткан әби, яраткан бабай булып яшәүләрен телибез. Шараева Мәдинә, 4 "А" сыйныф укучысы #А_вот_мой_дедушка #ГСУ_Челны #ДеньПожилогоЧеловека #Прогимназия64