КАБАЧКИ ИКРАСЫ (2 вариант) — 28 августа 2026 г. в 18:04:01.523
КАБАЧКИ ИКРАСЫ (2 вариант) КИРӘК: ✔️Кабачки – 3 кг ✔️Суган – 1 кг ✔️Помидор – 2 кг ✔️Болгар борычы – 3 штук ✔️Кишер - 1 кг 🔅Томат пастасы – 5 аш калагы 🔆Шикәр комы – 1,5 чәй калагы 🔆Тоз – якынча 2 аш калагы (үзегезгә ничек ошый) 🔆Сарымсак – 5 теш 🔆Яшеллек (укроп, петрушка) – вак итеп туралган 🔆Төелгән кара борыч – тәменчә 🔅Уксус ~ 1 аш калагы 💙Кабачкиларны кабыгыннан чистартабыз, шакмаклап турыйбыз, помидорны эре кисәкләргә бүләбез. Суганны ярымбоҗралап, кишерне озынчалап турыйбыз. 💙Болгар борычын зур кисәкләргә бүлгәлибез. 💙Кабачки, помидор һәм болгар борычын зур кәстрүлгә салып пешерергә утыртабыз. 70 мл су да салдым (салмаска да була, согы җитә‼️) 💙Табага 6-7 аш калагы көнбагыш мае агызып, кишер һәм суганны бергә кыздырабыз, 15 минут тирәсе. Кызгач, 5 аш калагы томат пастасы өстәп тагын 5 минут кыздырабыз. 💙Әзер кишер+суганны йомшарып пешкән (25 минут тирәсе) кәстрүлдәге башка яшелчәләр янына кушабыз, 1 аш калагы тоз, 1,5 чәй калагы шикәр комы өстибез, барысын бергә яхшылап болгатабыз. Әкрен утта 30-35 минут пешерәбез (кәстрүл капкачын ябып‼️) 💙Аннан соң яшелчәләрне погружной блендер белән пюре хәленә килгәнче ваклыйбыз. 💙Тәмләп караганнан соң, кирәк булса, тоз өстибез (мин башта 1 аш калагы салган идем, яшелчәләрне пюрега әйләндергәч тагын өстәдем). Сарымсак, төелгән кара борыч, укроп салып болгатабыз, тагын 15 минут пешерәбез. Аннан соң⬇️ 1 аш калагы уксус салып болгатабыз. 🔆Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, ябабыз. Телеңне йотарлык икра әзер!😋 Бер банкасы да артып калмый. Чын әйтәм!💯 Чыгышы👇 700 г ~ 10 банка 500 г ~ 1 банка Саклап куеп сез дә пешереп карагыз әле, дуслар📌 Ошаса💚

