Тиз кабара һәм шиңми торган ОЛАДУШКИ 🥞(коймаклар инде безнеңчә) — 3 сентября 2026 г. в 07:26:20.770
Тиз кабара һәм шиңми торган ОЛАДУШКИ 🥞(коймаклар инде безнеңчә) Кирәк: Йомырка - 2 штук Тоз ~ 1 чәй калагы Шикәр комы - 3 аш калагы Кефир -500 мл Он - 460 г Сода -1 чәй калагы өймичә Әзерлибез: Йомыркага шикәр комы, тоз кушып болгатабыз. Җылы кефир, аннан соң он өстәп төерләре беткәнче болнатуны дәвам итәбез. Сода кушып тагын бер болгатып куйганнан соң 10 минут ⏰ ял иттерәбез. Бүтән болгатасы түгел❌ Әзер камырны кызган майга калаклап салып, коймакның ике ягын да пешереп алабыз. Бик йомшак һәм тәмлеләр🤩

