🥒ВЕНГЕРЛАРЧА КЫЯРЛАР🥒 — 1 сентября 2026 г. в 11:42:45.505
🥒ВЕНГЕРЛАРЧА КЫЯРЛАР🥒 Сез дә ясап карагыз әле, кызлар, апалар, шулкадәр тәмле🙌 ❗️Бүлмә температурасында да, базда да, суыткычта да сакларга була. КИРӘК👇 Кыяр (10 л табак тулык иде минем) Кишер - 4-5 штук Суган - 4 баш Маринад өчен👇 Су ~ 1,8 литр Горчица орлыгы - 2 чәй калагы Түгәрәк кара борыч ~ 20-25 штук Хуш исле борыч ~ 5-6 штук Шикәр комы ~ 200 грамм Эре тоз ~ 4 аш калагы өймичә 9%лы уксус ~ 150 мл Әзерлибез: Кыяр белән кишерне фигуралы пычак белән кисәкләргә бүлгәлибез. Суганны ярымбоҗралап турыйбыз. Банкага түгәрәк кара борыч, хуш исле борыч салабыз. Кыярны, кишер һәм суганны аралаштырып банкаларга тутырабыз. Маринад әзерлибез. Суга горчица орлыклары, тоз, шикәр комы, уксус салып, кайнау хәленә җиткерәбез. Кыярларга маринад агызабыз һәм стерильләштерергә куябыз. (Кайнап чыккач 10 мин) Банкаларны капкачлыйбыз һәм әйләндереп, одеял каплап куябыз. 2️⃣ВАРИАНТ Ингредиентлар күләме шушы ук. Банкадагы кыярлар өстенә кайнап торган су агызабыз, 20-25 минут тотабыз. Шул ук суын кәстрүлгә бушатып,(1800 л үлчәп эшләдем) тоз, шикәр комы, горчица, уксус салып, маринад кайнатабыз. Кайнап торган маринадны кыяр өстенә коябыз. Банкаларны капкачлыйбыз. Үземә бу👆вариант күбрәк ошый. ИСКӘРМӘ✅ Бер 3 л банкага ~ 1,3 л су керде Чыгышы: 3 л - 3 банка 2 л - 2 банка 1,5 - 1 банка 1 л - 1 банка Избранноега салып куегыз🔗 (моның өчен постка озак итеп басып торабыз, переслать дигәнне сайлыйбыз, аннан соң избранноега салабыз) ❤️рәхмәтлемен!

