АЛМА ПИРОГЫ🍎🍏🍎 — 5 сентября 2026 г. в 09:31:29.054
АЛМА ПИРОГЫ🍎🍏🍎 Бик тәмле,😋 камыры авызда эри, дуслар! Пешерми калмагыз 🙌 Минем форманың диаметры 27 см☝шушы камыр таман гына була КИРӘК: ➡️ йомырка ~ 1 штук ➡️ сметана ~ 100 г ➡️ шикәр комы ~ 2 аш калагы ➡️ Ак май (эретелгән) ~ 100 г ➡️ бер чеметем тоз ➡️ сода ~ 1/3 чәй калагы ➡️ он ~ 350 г ЭЧЛЕК рецепты монда⤵️ https://t.me/Raizar1813/2312 Ике порция эчлек ясадым☝ ӘЗЕРЛИБЕЗ: ✔️ йомырка, сметана, шикәр комы, ак май, тозны бергә кушып венчик белән болгатабыз. Шуңа он һәм сода кушып, артык тыгызламыйча камыр басабыз. ✔️ әзер камырны ике өлешкә бүләбез ( берсе зуррак булсын). Пирог ясыйбыз, бизибез. Пирог ясалгач,🥮 180 градуска кадәр җылытылган духовкада йөзе кызарганчы пешереп алабыз. Чәйләрегез тәмле булсын☕️ Кемнәр әбизәтелне пешереп караячак?💕

