МЕРЕНГОВЫЙ РУЛЕТ😋 — 4 сентября 2026 г. в 10:09:44.330
МЕРЕНГОВЫЙ РУЛЕТ😋 Меренга-суфле өчен👇 Йомырка агы - 150 г Шикәр комы - 200 г Кукуруз крахмалы ~ 15 г Миндаль таҗлары яки вакланган чикләвек (сипмәскә дә була ❗️) Әзерлибез👇 Йомырка агын сарысыннан аерабыз. Чиста, коры савытта җиңелчә күпертәбез (пена барлыкка килгәнче). Аннан соң 3 өлешкә бүлеп шикәр комы салып, күпертүне дәвам итәбез. Шикәр комы эреп бетәргә тиеш❗️Вак шикәр комы алыгыз, ул тизрәк эри‼️ Миксерның насадкасыннан клювик күренеп (асылынып) торса, формасын яхшы тотса, меренга әзер була (видеода күренә). 👇👇👇 https://max.ru/Raizar1813/AaBoLyDFZXg https://max.ru/Raizar1813/AaBoRDbmIvE https://max.ru/Raizar1813/AaBoc4ATCwY Әзер меренгага кукуруз крахмалы өстәп, тагын күпертеп алабыз. Кукуруз крахмалы булмаса, онга алыштырыгыз, бәрәңге крахмалы кушмагыз‼️ Крахмал белән дә, крахмалсыз да пешереп карадым, 1 вариант күбрәк ошады. Рулет яхшырак төрелә, сынмый диярлек☝ Әзер меренганы формага куелган силиконизированная пищевая бумага буйлап тигез итеп таратабыз. Кирәк дисәгез, өстенә миндаль таҗлары яки чикләвек сибәргә була. 140-150 градуска кадәр җылытылган духовкага верх-низ с конвекцией режимына 25-30 минутка пешерергә куябыз. Әзер меренганың өсте алтынсу төстә, кетерди торган, эче суфле кебек йомшак булырга тиеш😍 Әзер меренганы духовкадан алып, чиста силиконизированная пищевая бумагага өске ягы белән каплыйбыз, суытабыз. Ул арада крем ясыйбыз. Крем өчен👇 Творожный сыр - 250 г Сливки 33% - 60 г Шикәр пудрасы - 40 г Барысын бергә кушып 3 минут күпертәбез. Крем әзер👍 Суынган меренгага крем сылыйбыз, төш-төш җиргә буй-буй конфитюр, повидло яки берәр төрле җиләк салып чыгабыз. Рулетны әкренләп төрәбез.✅ 1-2 сәгатькә суыткычка алып куябыз. (No frost холодильнигында өстен япмасагыз да бернишләми, капельныйда өстен каплап куясы. Фантазиябезне эшкә җигеп, рулет өстен бизибез. Тәмле булсын👋 Саклап куярга һәм ❤️калдырырга онытмагыз, дуслар!

