Бу рецепт белән пәхләвә бик уңышлы килеп чыга. Кабатлап куям👌 — 16 сентября 2026 г. в 15:02:06.147
Бу рецепт белән пәхләвә бик уңышлы килеп чыга. Кабатлап куям👌 ПӘХЛӘВӘ🥐 Камыр өчен⤵️ Сөт ~ 200 мл Чүпрә ~ 0,5 чәй калагы Шикәр комы ~ 1 чәй калагы Он ~ 1 аш калагы ⏩Шушы ингредиентларны аерым савытта үзара болгатып куябыз, 15 минут күперә тора. Сметана 20-25%лы ~ 200 г Йомырка сарысы ~ 3 штук Тоз ~ бер чеметем Ак май ~ 180 г Он ~ 700 г тирәсе Эчлек өчен⤵️ Әчтерхан чикләвеге (грец. орех) ~ 300 г Шикәр комы (тростниковый сахар булса тагын да тәмлерәк) ~ 150 г Үзара болгатабыз. Камырны майлап бару өчен аерым 90 г ак май эретәбез✅ ӘЗЕРЛИБЕЗ⤵️ Тирән савытка сметана, йомырка сарысы, тоз салып болгатабыз. Шуңа 4-5 аш калагы он өстәп, тагын бер тапкыр болгатып алабыз. Шушы массага башта әзерләп куйган опараны, он кушабыз, болгатуны дәвам итәбез. Аннан соң ак май өстәп, болгата-болгата, өч этапка бүлеп онны кертеп бетерәбез. Камыр басабыз. Он белән артык тыгызламагыз❗️ Әзер чәй тәмен 180 градуска кадәр җылытылган духовкада йөзе килгәнче, 1 сәгать тирәсе пешерәбез.⏰ Пешкәч, эзләре буенча тагын бер тапкыр пычак белән йөртеп чыгабыз. Сироп сибәбез⤵️ Шикәр комы ~ 1 стакан Су ~ 0,5 стакан Лимон кислотасы ~ пычак очында Шушы массаны кайнатып чыгарабыз. Пәхләвәнең артык сироп белән лычкылдап торганын яратмыйбыз, әгәр дә сусылрак булсын дисәгез, ике порция соус әзерләгез (2 стакан шикәр комы, 1 стакан су, лимон кислотасы). Сироп койганнан соң пәхләвәне тагын 10 минут духовкада тотып алабыз. Шундый тәмле була👍 Чәйләрегез тәмле булсын.☕️ Саклап куярга онытмагыз!

