Иң җайлы әзерләнә торган ТОРТ🍰
Иң җайлы әзерләнә торган ТОРТ🍰 Коржлар өчен⤵️ Он ~ 300 г Какао ~ 25 г Шикәр комы ~ 150-200 г Ванилин Разрыхлитель ~ 10 г Йомырка ~ 3 штук Көнбагыш мае ~ 70 мл Сөт ~ 200 мл Сода ~ 1 чәй калагы Уксус ~ 1 чәй калагы Кайнар су ~ 150 мл Крем өчен⤵️ Сметана 20% ~ 800 г Шикәр комы ~ 250 г Ванилин ~ 0,5 чәй калагы Сгущенка ~ 100 г Әзерлибез⤵️ ✔️Зур савытка он һәм какао илибез, шикәр комы + ванилин, разрыхлитель өстибез, яхшылап болгатабыз. ✔️Йомырка, көнбагыш мае салабыз, сөт кушабыз, болгатабыз, уксус белән сүндерелгән сода өстибез. Иң соңыннан кайнар су (кипяток) агызабыз. Бик яхшылап болгатабыз.❗️ ✔️Коры табада коржлар пешерәбез. Крем ясап (барлык ингредиентларны бергә кушабыз) торт җыябыз. Фантазияне эшкә җигеп бизибез. Тәмле булсын!☕️