Перейти к содержимому
Максиметер

🔥Каклаган каз🔥

🔥Каклаган каз🔥 Рецепт архивтан алынды. Сез дә яратасызмы ул каклаган казны, дуслар😘әле язган арада да авыздан сулар килде, билләһи😂😇 ✅казның эчен-тышын яхшылап юдык ✅суын саркытып, чүпрәк салфетка белән корыттык ✅крафт кәгазьгә 1 кг тоз, өстенә казны куеп, эчен-тышын, канат асларын, муен өлешен һ.б. әйбәтләп тоз белән ышкыдык ✅эченә тоз тутырдык, калган тоз белән бергә шул ук крафт кәгазенә төрдек, оек кидердек тә чоландагы кадакка элеп куйдык ✅аннан алып, эчендә, муенында калган тозларын койдык, кул белән тоздан чистарттык ✅зур кәстрүлдә су кайнатып, казны шунда 20 минут пешердек ✅дуршлакка куеп, суын саркыттык ✅яңадан чиста оекка тыгып, кадакка элеп куйдык ✅каз астына, идәнгә поднос куйдык, мае шунда акты Сабантуйга әзер булыр, исән-сау ашарга язсын🤲 Крафт кәгазен ОЗОНнан алдым 📌 Каклаган каз яратучылардан💚

2 186 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

13 551 подписчиков · Медиа

Ещё по теме «Медиа»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.