Хәерле иртәләр!🍁
Хәерле иртәләр!🍁 Кояш☀️нурын тоям,көн яктысын Аерма дим,Раббым,шулардан. Дөньяларга тыныч күкләр теләп, Башлыйм көнем изге догамнан. Булган гөнахларны ярлыкавын Сорыйм иң әүвәле Ходайдан.🙏 Чиста күңел белән башланылса, Эшләрем дим,булыр уңайдан. Сәламәтлек бир,дим,түзалмаслык Авыру бирмә дуска, дошманга. Канатларын сындырмавын сорыйм Хаваларда очар кошларга. Уңышлы ит,хәр бирмеш көнеңне, Аек акыл,аңнан аерма. Кайгылардан берүк ераграк тот, Хәсрәт утларында яндырма.🙏 Ачу-мәкер тоткан дошманнардан Ерак тотып,Раббым, арала! Җаннарына мәрхәмәтлек салып, Михербанлык бир,дим,аларга! Зур юлларда йөргән юлчылардан Килсен сөенечле хәбәрләр. Сакла берүк кайгы-афәтләрдән, Читтә торсын хәвеф-хәтәрләр!🙏 Яктылык бир, ялгышкан- уйларлык, Адашканга юлын табырлык. Сынауларын бирсәң.тиеш санап, Түземлек бир,Раббым,сабырлык! Сөю-сәгадәт бир тиң ярларга, Ялгызларга- насыйп парларын. Җиңеллек бир,тол-ятим калганга, Әрнүләрдән сакла җаннарын. Газиз балаларга,якыннарга Исәнлек бир,озын гомерләр.🙏 Шатлык-куанычлар белән генә Тулы булсын хәрчак күңелләр! Ярдәмеңнән берүк ташлый күрмә. Сиңа тугры булган колыңны. Раббым Аллам! Лаек булып узыйм Үзең биргән гомер юлымны! Д.Закирова📝