РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА
Медиа
Загружаем канал…
Сайт использует куки. Нажимая «Хорошо», вы соглашаетесь на обработку данных.
Медиа
Бүген БИЗНЕС-КОМЬЮНИТИның беренче көне🔥🔥🔥 Регистрация үттек, бүген кич очрашу хөрмәтенә махсус НЛлар өчен генә вечеринка булачак , ә иртәгә укулар башлана ✅👍
Дөресен әйтәм, Коръәнгә тиешле вакыт бирмим дип саныйм, соңгы вакытта ешрак укый башладым, Аллаһка шөкер, Аллаһтан үзенең китабын миңа ачуын, күңелем Коръән белән тулуын сорыйм, укыган саен укыйсы килә, күңелгә тынычлык иңә... Кайсы китапны аңламыйча укыган саен укыйсы килә һәм ул әле тынычлык та бирә соң, без бит аны аңлап та укымыйбыз?! Юк бит бүтән андый китап, бу да Аллаһның хикмәте бит уйлап карасаң ...
Кызларым, бүген Җомга көн, әйдәгез Радик Рәшит улы рухына бер дога кылыйк әле . Биииик яхшы кеше иде, 47 яшендә китеп барды шок ясап. "Шәхри Казан" газетасы редакторы иде, эш буенча аралаша идек.
Яхшы хыял бит?! Килешәсезме? 👍 Аллаһка шөкер инде дусларым, НЛда эшләгәч иркен йөрибез, эшкә барасы бар дип ашыгасы түгел, ирек тә бар, акчасы да бар эшләсәң, каникулларда да балаларга дөнья күрсәтергә мөмкинлек бар, Аллаһка шөкер!
Йошкар-Ола Кирмәнен сезгә дә күрсәтим инде, бик матур, Мәскәү Кремленә охшатып эшләнгән. Ләкин миңа мариларның рухы җитмәде диимме соң, рәхәт, тыныч, кешеләрен приятный, тик Кремльдә марилык җитми . Барып карып кайтырга була, бииик матур.
ӘГӘР БУ ПИРОГНЫ ӘЛЕ БЕР ДӘ ПЕШЕРГӘНЕГЕЗ ЮК ИКӘН, ДИМӘК СЕЗ БИК КҮП НӘРСӘ ЮГАЛТАСЫЗ, ул шуууундый тәмле! Әйдәгез, алма сезоны беткәнче, тизрәк пешерик!!! ❤️ 🍏"Алмалы болытлар" Шундый әз ингредиентлар кирәк бу пирогка, ә тәме искитмәле!!! ✅Кирәк: 150 грамм сыер мае (акмай, атланмай), 1,5 стакан шикәр комы, 4йомырка, 6-7 эре алма, Корица, ванилин, 1чеметем разрыхлитель, чама белән 2-2,5 стакан он. ✅Әзерләү: Беренче эш итеп йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Камыр өчен сарысын кулланабыз. Бүлмә температурасында йомшартылган сыер мае, 1стакан песок, ярты чәй калагы чамасы разрыхлитель, 1г ванилин, 4йомырка сарысы һәм онны кушып, камыр әзерлибез. Мин камырны таба төбенә кул белән генә формалаштырып, бортиклар ясап җәйдем. Камыр өстенә кабыгыннан әрчелгән һәм тар-тар итеп туралга…
Читать целикомҖомга мөбәрәк булсын!!! Кичә кыстыбый пешердек. Кыстыбыймы, күзикмәкме?! Вот в чем вопрос? 😂😂😂 ✅Эчлек: бәрәңге 500 г, тоз салып пешерәсең дә үз суында төясең, һичшиксез 1 баш суган кыздырып һәм тәменчә сыер мае салыгыз! ✅Камыры: сөт 100 г, су 200 г, тоз 25 г, 1 йомырка, кибет сметанасы 40 г, он, камыр пилмән камыры шикелле басарга. Юкаааааа итеп җәеп пешерегез, бәрәңгесен мул итеп ягыгыз һәм өстен эретелгән ак май белән майлагыз! Ааааай тәмлееееее🤩🤩🤩 ЛАЙК КУЯРГА ОНЫТМАГЫЗ! Ашаган кебек булырсыз 🔥🔥🔥❤️❤️❤️😂😂😂
Сизелми дә 15 ел узып киткән, сөбханАллаһ ❤️❤️❤️ Бүген безнең ХРУСТАЛЬ ТУЕБЫЗ. Котлаулар кабул итәбез❤️❤️❤️
Бүген кибеткә чыгып кердек тә, сезгә дә калдырырга булдым әле бу мәгълүматны. Геркулесның озаграк пешә торганын сайларга кирәк, ә дөгенең киресенчә тизрәк пешә торганы зыянсызрак. Ә карабодайны гомумән төнгә юып, җылы суга салып калдырсагыз, пешермичә дә, ул иртәнгә боткага әйләнәчәк һәм бик файдалы боткага, озак пешерү аның файдасын киметә. Мондый киңәшләр ничек сезгә, кирәкме? (Нутрициологка укыганнан практик киңәшләр бу)