Рецепт сорадыгыз, элегрәк төшергәнне кабатлап куям яме, гаеп итмәссез❤️❤️❤️
Рецепт сорадыгыз, элегрәк төшергәнне кабатлап куям яме, гаеп итмәссез❤️❤️❤️ ✅Камыры төчегә: 200 г кефир (куерак булса, тәмлерәк чыга), 6 аш кашыгы сыек маий, 1йомырка, аш серкәсендә сүндерелгән 1/3 калак чамасы чәй содасы, тәменчә тоз, он. ✅Эчлеге: кабак, дөге (газда бүрттереп ала пешер-пешмәс итеп), әз генә шикәр комы, симәнке мае. Дөгене әни бик әз сала, чөнки әти "кабак бөккәне булсын, дөге бөккәне түгел", - ди безнең😅😁 Бииик тәмле, кетерди торган камырлы булып пешә, өстен каплап торсаң йомшара. Мин пешеп чыгуга камырын кетердәтеп эченә мул итеп акмай салып ашарга яратам 🥰🥰🥰 Пешерәсезме кабак бөккәне? СөбханАллаһ, исән-сау булсын әти-әниләр!!! ❤️❤️❤️