😳Безнең ТӨРКИЯдәге ялның сез күрми калган өлеше ЯКИ ничек без 1 тәүлек Төркия хастахан...
😳Безнең ТӨРКИЯдәге ялның сез күрми калган өлеше ЯКИ ничек без 1 тәүлек Төркия хастаханәсендә кунып чыктык... ❓Ни өчен эләккәнне тәгаен язып тормыйм, сезгә төрек хастаханәсен күрсәтәсем генә килде һәм бүтән кабатланмастай истәлек булып калсын өчен генә куям. 🫠Иң кыены - тел белмәү, өстәвенә зарядникны алмаганмын, телефон да юк дигән сүз, кунабыз дип килмәгән идек... Сәбәбе темп һәм көчле аллергия бн бәйле, Мөхәммәд аллергик... Аннан яманы - безнең венаны таба алмыйлар, баланы газаплап бетерделәр, анестезиолог, реаниматологка кадәр кереп бөтен җирен тишкәләп бетергәч, бала хәзер дә ак халат күрсә, куркуыннан нишләргә белми... Моңарчы 1,7 яшькә кадәр бер дә авыртмаган бала, бер тапкыр шул аллергия бн үзебездә кунып чыктык и все, аннан ары авырткан булмады, Аллаһка шөкер 💸Страховка булгач, карау, анализлар алу, система безгә бушка булды, ләкин 4 сәгать көтәсе булды документ эшләрен. Түли башласаң галәмәт, анализлар гына да 60 мең сум тора иде. Сәяхәткә җыенсаң балалар бн страховкасыз булмый икән дигән нәтиҗәгә килдем. Төрек табиблары бик мөләем, игътибарлы, медсестраларының артык бернигә исе китми. Венага читкә китеп ике кул да бүрәнә хәтле шешкәч, көччак чакырып китердем... Ашату бик яхшы, видеоларны карагач, үзегез дә күрерсез, персонал да яхшы, аерым палата, телевизор, махсус уңайлы карават, кыскасы шартлар шәп, без Төркиядәге Америка клиникасында идек СИРЕК шәһәрендә. ✅Икенче көнгә, системаны озакка куя алмагач (хотя беренчесе 7 сәгать торды аның башта), вена таба алмагач, без сезгә ярдәм итә алмыйбыз дип кайтарып җибәрделәр безне... Отельга кайткач, Аллаһ рәхмәте белән баланы биодрон, биотюнинг белән кеше рәтенә керттек, менә шундый хәлләр...