24 сентябрь көнне, Татарстан Республикасының баш казые, танылган дин әһеле Җәлил хәзрәт...
24 сентябрь көнне, Татарстан Республикасының баш казые, танылган дин әһеле Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең 70 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Сезне бу мөбарәк көн белән чын күңелдән котлыйбыз! Хөрмәтле Җәлил хәзрәт! Сезне гомер бәйрәмегез – 70 яшьлек зур юбилеегыз уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Республикабызның баш казые буларак, Сез үз вазыйфагызны зур намус һәм тугрылык белән үтәп, халкыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауга, милли үзаңны ныгытуга, яшь буынга динебезне өйрәтүгә зур өлеш кертәсез. Сезнең фидакарь хезмәтегез, акыллы киңәшләрегез өчен без Сезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһ Тәгалә Сезгә нык сәламәтлек, гомернең озын булуын, ике дөньяда да бәхет насыйп итсен! Киләчәктә дә зур уңышларга ирешеп, барлык изге хыялларыгызның чынга ашуын телибез! 24 сентября главный казый Республики Татарстан, известный религиозный деятель Джалиль хазрат Фазлыев отметил свой 70-летний юбилей. От всей души поздравляем Вас с этим знаменательным днём! Дорогой Джалиль хазрат! Сердечно поздравляем Вас с днём рождения – с Вашим прекрасным 70-летним юбилеем! Исполняя обязанности главного казыя нашей республики с честью и верностью, Вы вносите огромный вклад в сохранение духовно-нравственных ценностей нашего народа, укрепление национального самосознания, обучение молодого поколения нашей религии. За Ваш самоотверженный труд и мудрые наставления выражаем Вам глубокую благодарность. Пусть Всевышний Аллах дарует Вам крепкое здоровье, благословенную и долгую жизнь, счастье в обоих мирах! Желаем Вам больших успехов в дальнейшей жизни и исполнения всех Ваших светлых мечтаний!