🎶 «Агыла Сон моңнары» — җыр-моңга бай очрашу!
🎶 «Агыла Сон моңнары» — җыр-моңга бай очрашу! 9 октябрьдә Түбән Сон мәдәният йортында «Агыла Сон моңнары» дип исемләнгән хисап концерты узды. Сәхнәдә Югары Сон, Кече Сон, Урта Сон, Түбән Сон һәм Колышчы авылларының мәдәният учаклары үзләренең иҗади чыгышларын тәкъдим итте. Концерт барышында моңлы җырлар яңгырады, сәхнәдә авылларыбызның талантлы үзешчән артистлары чыгыш ясады. Һәр чыгышта туган җиргә мәхәббәт, милли мәдәниятебезгә хөрмәт һәм иҗатка булган ихласлык чагылды. Концертта катнашучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм тамашачыларга зур рәхмәт! Милли моңнарыбыз һәрчак яңгырап, мәдәниятебез яңа талантлар белән баеп торсын! ❤️