🎤 «Кайтаваз» Көек-Ерыкса авылында чыгыш ясады!
🎤 «Кайтаваз» Көек-Ерыкса авылында чыгыш ясады! Район мәдәният йорты белгечләре райондашларыбызның ялын эчтәлекле, күңелле һәм истә калырлык итү өчен тырышып эшли. Һәр яңа концерт программасы — авыл халкы белән очрашу, матур хис-кичерешләр бүләк итү һәм районның мәдәни тормышын баету өчен тагын бер мөмкинлек. 14 октябрьдә «Кайтаваз» агитбригадасы Көек-Ерыкса авылы Мәдәният йортында «Күңелләрне җырлар уятсын» исемле концерт программасын тәкъдим итте🎶 Тамашачылар җыр-моңга һәм күтәренке кәефкә бай концерт карады. Мондый мәдәни очрашулар авыл тормышына ямь өсти, кешеләрне берләштерә һәм көндәлек мәшәкатьләрдән бераз арынып, күңелгә ял алырга мөмкинлек бирә. Район мәдәният йорты белгечләренә һәм концертта катнашучыларга иҗади хезмәтләре, тырышлыклары һәм районның мәдәни тормышын баетуга керткән өлешләре өчен рәхмәт! Көек-Ерыкса халкына җылы кабул итүләре һәм ихлас алкышлары өчен зур рәхмәт! ❤️