ХӘТЕРЛЕ ХӘЗИНӘ
ХӘТЕРЛЕ ХӘЗИНӘ Өстерәп алып чыгардым Мин аны колагыннан. Инде бик карт самоварны Әнкәйнең чоланыннан. Шәпләп юып агарткач, Үзәгенә ут салгач. Тотынды ул көйләргә, Яшь чакларны сөйләргә. Танымадым сине, - ди, Олыгаеп киткәнсең. Синең белән күрешкәнгә, Күпме вакыт үткән соң? Ничә бала минем янда Гөрләп утыра иде. Җаныгызга җылы биреп, Пар бөркеп тора иде. Чәйләремне барыгыз да Яратып эчә иде. Өске ягымда тезелеп, Йомырка пешә иде. Күршеләр керә, кичләре Күңелле үтә иде. Байлык юк, тик кайнар чәем Барына да җитә иде. Кайнады да самоварым, Бер мәлгә тынып калды. Хәзер ничек яшисең соң? - дип Миңа сорау салды. Хәзер бар да бар, Өйләрдә газлар яна... Тамак тук. Тик өстәлләрдә самовар, Йөрәкләрдә җылы юк. Хәзер кешеләр күршегә, Ни өчендер кермиләр? Күпләре күршесендә Кем яшәвен дә белмиләр. Җаннарыбызны яшердек, Яхшы туннарга төреп. Бикләнәбез чоландагы Иске самовар кебек... ГӨЛФИЯ Низамутдинова