РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
РӘХИМ ИТЕГЕЗ! 23 октябрьдә Түбән Новгородның Тимерюлчылар мәдәният йортында Татарстанның атказанган артистлары катнашында (Июльских дней,1) татар халык иҗаты фестивале узачак. Бу көнне 16:30 сәгатьтән фойеда милли кухня һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе эшләр, ә концерт программасы 17:00 сәгатьтә башланыр. Бу чара Татарстан Рәисе гранты исәбенә үткәрелә. Аңа бушлай керү өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Шуны да искәртеп үтәсе килә, 17 октябрьдә Сергачта үтәчәк регионара “Милли көй” татар мәдәнияте фестиваленьдә иң яхшы дип табылган үзешчәннәр дә бу көнне өлкә сәхнәсендә чыгыш ясаячак. https://nnovgorod.qtickets.events/264205-festival-tatarskogo-narodnogo-tvorchestva