БУЛАТ ДУСНЫ КОТЛЫЙБЫЗ!
БУЛАТ ДУСНЫ КОТЛЫЙБЫЗ! Бүген Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы төбәкләрдәге масса-күләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов чираттагы туган көнен билгеләп үтә. Булат Хәким улы Россиянең төрле почмакларына сибелгән милли басмаларны берләштереп тора, БТК җитәкчелегенең рәсми котлауларын безгә юллый, татар дөньясы яңалыклары белән уртаклаша, иҗади бәйгеләргә һәм ил күләмендә уза торган чараларга чакыра. Шуның өстенә ул талантлы шагыйрь да, һәрвакыт үзенең искиткеч оста итеп язылган шигырьләре белән шатландыра һәм сокландыра. Өлкә “Туган як” газетасы исеменнән Булат дусны ихластан котлыйбыз, аңа гаилә бәхете, саекмас илһам чишмәсе, яңадан-яңа иҗади казанышлар телибез. Әлеге җаваплы вазифада милләтебез файдасына Аллаһы Тәгаләдән озак еллар хезмәт итәргә язган булсын. Фотода: Булат Хәким улы IX Бөтенроссия татар журналистлары форумында Түбән Новгород өлкәсе делегациясе белән.