ЯҢА САНЫ ЧЫКТЫ
ЯҢА САНЫ ЧЫКТЫ 23 октябрьдә Нижнийда татар халык иҗаты фестивале кысаларында булып үткән концертны карарга килгән якташ-милләттәшләребезгә “Нижгар татарлары” журналының 14 саны сигнал нөсхәсе (сигнальный экземпляр) вариантында төбәгебезнең тарихи урыннары буйлап юл күрсәткече (путеводитель) буларак тәкъдим ителде. Шунда искәртеп үтәргә кирәк, әлеге журналның 1 нче саны 2014 елның июль аенда дөнья күргән иде. 10 елдан соң, ягъни 2024 елда аның 13 нче саны Түбән Новгород өлкәсе региональ милли-мәдәни татар автономиясенең 20 еллыгына багышланды. Бүгенгесе, әйткәнебезчә, төбәгебездә татарлар белән бәйле булган истәлекле урыннарны үз эченә алган һәм алар Сергач шәһәреннән башланып китә. Шулай ук журналда Пашат белән Семочки арасындагы Шәһитләр кабере, ерак 1377 елда Пьяна елгасы буендагы сугыш, Куйсуындагы Садек абзый йорты, Актук янындагы Тораташ, Красный Остров, Яндавишча, Мөтеравыл, Бозлау, Ишавыл, Камка, Сафаҗай һәм Түбән Новгородта сакланып калган борынгы мәчетләр белән беррәттән бүгенге Мәдәнә мәчете, Кави Нәҗми музее, Чүмбәлинең Искелекләре һәм Кыр күле, Кочко-Пожарның Ялгыз агачы, Уразавылдагы Дан аллеясы, Суыксу мәчетендәге борынгы Осман Коръән китаплары һәм Бөек Ватан сугышы батырларыбыз турында укырга мөмкин. Бу журналның нигезе итеп 2021 елда Руслан Акметдинов авторлыгында дөнья күргән “Туристическая карта Нижгарии. Прикоснись к истории на родине предков» исемле басма алынган һәм ул өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Тимур Шәрәфутдинов авторлыгында яңартылган һәм арттырылган. “Нижгар татарлары” журналының безнең кулыбыздагы чираттагы саны күпләп тираж белән Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән гранты ярдәмендә “Нижгары - нжегородские татары. Сохраним традиции” проекты кысаларында бастырылачак.