5 июнь көнне 3 нче «Теремок» балалар бакчасында «Сабантуй»бәйрәме узды. Бу чара Дуслык,... — 5 июня 2026 г. в 13:11:01.051
5 июнь көнне 3 нче «Теремок» балалар бакчасында «Сабантуй»бәйрәме узды. Бу чара Дуслык, күңел ачу һәм халыкларның гореф-гадәтләре белән танышу бәйрәменә әверелде Бәйрәм тантаналы ачылыш белән башланып китте, анда тәрбиячеләр катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләделәр. Алар Сабантуйның әһәмияте, аның барлыкка килү тарихы һәм мәдәни традицияләрне саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Балалар өчен төрле милли уеннар оештырылды. Һәр бәйгедә җиңүчеләр татлы бүләкләр алды.

