Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа»
Новости · 14 июля 2026 г.
Июль саныбыз! — 14 июля 2026 г. в 08:21:24.703
Июль саныбыз! Бу санның тышлыгы ук сезне җәйге рәхәт мохиткә чумдырыр. Җәй уртасы, җылы, рәхәт көннәр, җиләк тәме, гап-гади болын чәчәкләре, зәп-зәңгәр күк... Хәтта язмаларның да кайберләреннән җәй, бал тәме килә! Тышлыгыбызның герое - Сөмбел Хәсәнова ни өчен Омск өлкәсенең Сәет татар авылына күченеп кайткан, Мөслимдә яшәүче Миңлемәрьям Саламаевага нигә Балмәрьям дип кенә эндәшәләр, Әтнә районы Күшәр авылында гомер итүче Лилия апа Фоминаның зәңгәр күзләрендә нинди моң бар – сез бу санны укыгач, әлеге сорауларның барысына да җавап табарсыз. Бу санда сез Зәй районы Сәвәләй авылында яшәүче Рогожниковлар гаиләсенә сокланырсыз (Хәлимә ханымны ире Сергей 5 кыз белән ала!), табиб Айрат Фазылҗановның хоббиена кызыгырсыз, кайнанагыз белән икегез арасында мөнәсәбәтләрне корырга өйрәнерсез , юка рецептына Италия төсмерләрен ничек кушарга икәнен белерсез. Исегезгә төшерәбез, безнең журналны маркетплейсларда сатып алырга мөмкин: Wildberries, Яндекс Маркет, Ozon, Татмедиа кибете.

