Родительский чат Гимназии 15 (Республика Татарстан, ОО)
Лайфстайл · 30 мая 2026 г.
✨Милли конкурсларда җиңүчеләрне һәм призерларны гимназия директоры Харисов Фәнит Фәхраз... — 30 мая 2026 г. в 08:35:24.183
✨Милли конкурсларда җиңүчеләрне һәм призерларны гимназия директоры Харисов Фәнит Фәхраз улы тантаналы рәвештә котлады. Директор кабинетында талантлы укучыларыбызның күренекле казанышлары аерым хөрмәт белән билгеләп үтелде. Директор татар телендә шәһәр һәм Республика милли конкурсларында үзләрен искиткеч күрсәткән укучыларны чын күңелдән шатланып һәм горурланып котлады. Җиңүче укучылар:Хәлилова Илүсә,Хөсәенова Альзира,Минхәйдәрова Ләйлә,Низамова Камилә,Рәхимова Зилә, Әхмәтҗанова Алинә, Гатауллина Рания. Милли тәрбия гимназиябез үсешенең мөһим юнәлеше булып кала, һәм бу өлкәдә безнең иҗат коллективларыбыз чын мәгънәсендә югары үрләргә ирешә. Талантлы укытучыларыбыз: татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Камалова Ләйсән Илшат кызына, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәйруллина Зәйтүнә Зөфәр кызын укучыларны бу юнәлештә үстергәне өчен рәхмәт белдерәбез. #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхКазани #ДвижениеРТ #кирмособразование #казанскоеобразование.

