Родительский чат Гимназии 15 (Республика Татарстан, ОО)
Лайфстайл · 1 августа 2026 г.
«Апуш» студиясе яңа филиаллар ача! — 1 августа 2026 г. в 13:12:49.802
«Апуш» студиясе яңа филиаллар ача! «Апуш» татар балалар театр студиясе географиясен киңәйтә. Бик тиздән студия Казан шәһәренең Бауман урамында урнашкан бинада һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры базасында ишекләрен ачачак. Кастинг нәтиҗәләре буенча «Апуш. Үзәк» һәм «Апуш. Әлмәт» төркемнәренә 9-15 яшьлек 30ар бала сайлап алыначак. 📍«Апуш. Үзәк» төркеменә кастинг 5 сентябрь көнне 12:00-18:00 аралыгында узачак. 📍Катнашучыларның яшь чикләве: 9-15 яшь. 📨Гариза җибәрү өчен әлеге сылтама аша кереп, 3 сентябрьгә кадәр анкета тутырырга кирәк: https://forms.gle/7yUAQGksnZtRp4gs9 Кастингта катнашучылар үзләренең бөтен булган сәләтләрен (җыр, бию, шигырь, уен коралы) күрсәтергә тиеш була. Шулай ук жюри тарафыннан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин. ✍️Сорауларны teatrstudio_kzn@mail.ru почтасына юлларга мөмкин. Студиянең башка филиалларына да кастинглар узачак, алары турында соңрак хәбәр итәчәкбез, яңалыкларны күзәтеп барыгыз. «Апуш» татар балалар театр студиясе 2022 елның март аенда Казан мэры патронажы астында ачылды. 2023 елның сентябрендә ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе эшли башлады. Бүген алты студиядә 200дән артык артык бала шөгыльләнә. Укучылар актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте дәресләренә йөри. Биредә профессиональ остазлар, театр актерлары белем бирә. Өч ел эчендә 14 спектакль куелды. Проектның төп максаты – татар теле һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту, балаларның иҗади сәләтен үстерү. Студиянең үзенчәлеге – дәресләрнең татар телендә узуында. Яңа ачылачак филиаллар эшчәнлеге Туган телләр комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылачак.

