Родительский чат Гимназии 15 (Республика Татарстан, ОО)
Лайфстайл · 20 октября 2026 г.
Горурлык һәм шатлык көне! Аскаров Ислам — «Татар егете 2026» призёры! 🏆
Горурлык һәм шатлык көне! Аскаров Ислам — «Татар егете 2026» призёры! 🏆 Бүген районыбызда «Татар кызы, татар егете» бәйрәменең район этабы гөрләп узды! Бу көнне сәхнәдә чын талантлар, зыялы һәм тырыш яшьләр җыелган иде. Безнең гимназиябезнең горурлыгы, Аскаров Ислам бу мәртәбәле конкурста 2 нче урынны яулады! 🔥🔥💥 Ислам! Чын күңелдән сине бу зур җиңүең белән котлыйбыз! Синең тырышлыгың, сәнгатькә мәхәббәтең һәм милли җанлы булуың нәтиҗәсе бу. Алга таба да сиңа яңадан-яңа үрләр, зур уңышлар һәм канатлы иҗат телибез! Афәрин! 👏 🙏Мондый җиңүләр берүзе генә килми. Бу уңышның нигезендә - укытучыларның зур хезмәте, сабырлыгы һәм ышанычы ята. Исламны конкурска әзерләгән һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузган остазларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! 🙏 Зур рәхмәт: - Разинэ Гарафетдиновнага - Лейсан Ильшатовнага - Дамир Алмазовичка - Лейсан Дамировнага Сезнең фидакарь хезмәтегез, яшь буынга булган игътибарыгыз һәм мәхәббәтегез өчен баш иябез! Сез - чын остазлар! 🤗 #ТатарЕгете2026 #ГимназияУңышлары #РәхмәтУкытучылар #Призер