Родительский чат МБДОУ "Детский сад "Аккош" с.Тумутук
Лайфстайл · 20 октября 2026 г.
Пешекчеләрнең дә бар бит
Пешекчеләрнең дә бар бит Һөнәри бәйрәмнәре, “Повар” була урысчасы, “Тәмле һөнәр” иясе! Ризык – тормыш чыганагы Ашыйбыз төрле ашлар, Поварларсыз яшәп булмый, Аш-су пешерә алар. Бигрәк тәмле әзерлиләр Төрле ризык көн саен, Күңел җылыларын өстәп Пешерәләр мөгаен. Ап-ак халат һәм башлыктан Һәрвакыт йөри алар, Чисталык һәм пөхтәлек бу, Табиб кебек бит болар. Чын пешекче булыр өчен, Сәләт, тырышлык кирәк, Алар әзерләгән ризык, Тәмле була бит бигрәк. Пешекче һөнәр иясе Бар кешегә дә кирәк, Эшләргә көч җыяр өчен Ашарга кирәк тизрәк. Котлыйбыз сезне, поварлар, Сау-сәламәт булыгыз, Тәмле ризык белән безне Сөендереп торыгыз!