Эфирда тагын да сез яраткан „Йөрәк сере“ тапшыруы Эльвира Шакирова белән 💜 — 24 сентября 2026 г. в 06:02:34.026
Эфирда тагын да сез яраткан „Йөрәк сере“ тапшыруы Эльвира Шакирова белән 💜 Бүген безнең студиядә гади булмаган, җаны моң белән тулган, зур талант иясе кунакта. Ул-танылган һәвәскәр җырчы, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Шакуров. Иҗат кешесенең йөрәгендә нинди серләр саклана? Бүген без моң дөньясына чумарбыз, үткәннәрне искә алырбыз һәм, әлбәттә, чын табигый иҗатның серен ачарбыз. Сагышлы да, шатлыклы да, бик эчкерсез әңгәмәне 24 сентябрь 17:00 сәгатьтә тыңлый аласыз! ⚡️