Перейти к содержимому
Максиметер

Ата-бабаларыбызның моңы гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткән. Ул — халкыбызның хәт...

Ата-бабаларыбызның моңы гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткән. Ул — халкыбызның хәтере, рухы, тарихы һәм йөрәк тибеше 💜 Ә бүгенге яшьләр шул моңны ишетәме? Борынгы халык уен коралларының яңгырашын киләчәк буыннарга җиткерергә әзерме? Башкортстанда беренче тапкыр узган «САПТАР — ата-бабалар тавышы» төбәкара конкурсы нәкъ менә шушы максатны күздә тота. Ул борынгы музыка мирасыбызны сакларга омтылган яшь башкаручыларны, талантлы музыкантларны бер мәйданга җыйды. Бүгенге «Йөрәк сере» тапшыруында без әлеге проектның җитәкчесе Луиза Равил кызы Әхмәтшина һәм конкурс лауреатлары — яшь музыкантлар Тимур Әхмәтшин белән Мансаф Тазиев белән танышырбыз. Борынгы моң бүген ничек яңгырый? Яшьләрне милли музыкабызга нәрсә җәлеп итә? Ата-бабалар тавышын киләчәккә ничек тапшырырга? 📌 Бу хакта — «Йөрәк сере» тапшыруында. Микрофон артында — Эльвира Шакирова. Безнең белән калыгыз! Бәлки, бүген яңгыраячак моң сезнең дә күңелегездә күптән яшәп килгән хисләрне уятыр.

619 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 132 подписчиков · Маркетинг

Ещё по теме «Маркетинг»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.